«Ышаныч телефоны» КЦСОН «Тылсым»

2019 елның 28 августы, чәршәмбе

  2019 елның 29 августында «Тылсым» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль педагоглары Мифтахова Гөлия һәм Заһидуллина Алия Кукмара волонтерлары белән берлектә «Балалар өчен ышаныч телефоны» дигән акция уздырдылар. Акция «Ышаныч телефоны турында мәгълүмат бирү – баланың иминлегенә бер адым» девизы астында узды. Акциянең максаты булып балигъ булмаганнарны авыр тормыш хәлләрендә ышаныч телефонына ярдәм сорап мөрәҗәгать итү өчен мотивацияләү дәрәҗәсен күтәрү һәм мәгълүмат бирү иде. Белгечләр волонтерлар белән берлектә Кукмара шәһәре урамнарында ышаныч телефоны турында мәгълүмат урнаштырдылар. Утыз балигъ булмаган балага мәгълүмат белән буклетлар таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International