Азнакай халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендэ тәрбия мәктәбе технологиясе буенча дәрес уткәрелде. Чарага социаль хезмәткәрләр, шәфкать туташы, өйдә карау белән шөгыльләнүче гражданнар (сиделкалар) чакырылган иде. Дәресне психолог Габдрахманова Ф.М. үткэрде. Фирүзэ Мөдәрис кызы караучылар очен депрессиядән мөстәкыйль чыгу буенча киңәшләр бирде. Стресска каршы торучанлыгын үзбәяләү буенча тест үткәрде һәм эмоциональ яну синдромын анализлады. Дәрес ахырында тыңлаучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде.