Питрәч муниципаль районы “Шатлык” социаль приютында балигъ булмаган балаларны туган гаиләсенә кайтару һәм авыр тормыш хәлендә булган балалар өчен гаиләне саклап калу максатын күздә тотып гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекләре белән тыгыз эш алып барыла.
27.08.2019 елны Лаеш районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплексы директоры һәм белгечләре, Питрәч районы социаль яклау бүлеге башлыгы, приют белгечләре составында чираттагы түгәрәк өстәл утырышы узды. Лаеш районының авыр тормыш хәлендә булган 4 гаилә тикшерелде: гаилә белән эшләү нәтиҗәләре каралды, балигъ булмаганнар белән тәрбия эшчәнлеге проблемалары күтәрелде, ата-аналарга киңәшләр бирелде. Традиция буенча, Лаеш муниципаль районының «Алтын көз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре балаларны бүләкләр белән сөендерделәр һәм якынлашып килүче Белем көне белән котладылар.