28 август көнне Менделеевск районының 3 нче социаль участогында тәрбия өлкәсендә эшләүче педагогик хезмәткәрләрнең секция утырышы узды. Киңәшмәдә мәктәп директорларының укыту-тәрбия эшләре буенча 22 урынбасары катнашты.
Чара социаль куркыныч хәлдә булган балигъ булмаганнар һәм аларның гаиләләре турында Татарстан Республикасының бердәм мәгълүмат банкын формалаштыру буенча ведомствоара эш кысаларында үткәрелде. Семинарның максаты – «Социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләр һәм балигъ булмаганнарны исәпкә алу һәм мониторинглау» дигән электрон продуктны кулланырга өйрәтү.
Мәгълүмат системасында эшләү турында «Өмет яры» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль эш буенча белгече Е.В. Әгъләметдинова сөйләде. Ул педагогларга мәгариф учреждениесенең гаиләдә имин булмаган очракларны ачыклаганда эш итү алгоритмын тәкъдим итте, семинарда катнашучыларга базаны тутыру буенча киңәшләр бирде.