“Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә “Энергетик” мәдәният сараеннан Краснов исемендәге халык ветераннар хоры

2019 елның 27 сентябре, җомга

"Изгелек" инвалидларны тернәкләндерү үзәгенә, игелекле эшләр кысаларында, "Энергетик" мәдәният сараеннан Краснов исемендәге ветераннар халык хоры килде.

Чараның максаты: социаль хезмәт алучыларны халык иҗаты мәдәниятенә җәлеп итү, актив тормыш позициясен үстерү һәм ял итү тәҗрибәсен оештыру.

Концерт программасын алып баручы иҗат жанры белгече Лилия Минһаҗева социаль хезмәт алучыларны җылы сәламләп, җитәкче, дирижер, хормейстер Олеся Шимон һәм аның бердәм иҗат коллективы белән таныштырды.  Артистлар Александр Дашкевич баян аккомпанементы астында дәртле, тормышчан, шаян җырлар башкардылар. Хорның җырлар репертуары киң һәм күптөрле, теләсә кемне рухландырырга, күңелен күтәрергә сәләтле иде. Тамашачылар хорның башлап җырлаучы солистларын, күп тавышлы җырларын, җырлы– биюләрен күңел биреп тыңладылар.

Өлкән буын социаль хезмәт алучыларга борынгы җырларны ишетү, аларны яшьлек чорына алып кайтты. Чарада катнашучылар ветераннарга авыруларын онытырга булышканнары, күтәренке күңел һәм яхшы кәеф алганнары өчен рәхмәт белдерделәр.   Социаль хезмәт алучыларның шатлыклы йөзләре һәм киләчәктә тагын килүләрен соравы кунаклар өчен зур этәргеч булды.

Чарада 25 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International