Бөгелмәдә мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен һөнәри юнәлеш бирүче чара узды

2019 елның 27 сентябре, җомга

"Минем һөнәрем – минем карьерам" эшче һөнәр, инженер белгечлекләрен популярлаштыру һәм яшьләргә һөнәри юнәлеш бирү проекты уңаеннан Бөгелмә машина төзелеше техникумы студентлары "Яңарыш" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә "Барлык һөнәрләр дә мөһим", дигән чара оештырды.

Һөнәри юнәлеш бирүче очрашуның максаты - балигъ булмаганнарны кызыклы һәм бай һөнәрләр дөньясы белән таныштыру. Уен һәм төрле конкурс программасы барышында оештыручылар балаларны һөнәрләр дөньясы белән таныштырды, ә тәрбияләнүчеләр конкурсларда актив һәм бик теләп катнашты.

Чарада  мөмкинлекләре чикле 10 бала катнашты. Соңыннан аларның барысына да бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International