«Җәлил картлар һәм инвалидлар йорты " нда М. М. Гайнетдинова җитәкчелегендә волонтерлар хәрәкәте

2019 елның 27 сентябре, җомга

26 нчы сентябрь көнне “Җәлил картлар һәм инвалидлар йортына” М.М.Гайнутдинова  җитәкчелегендәге волонтерлар оешмасы кунакка килде. Кунаклар бик матур концерт программасы белән килгән иде. Алар безнең өлкәннәребезгә искиткеч бәйрәм оештырдылар,шулай ук бүләкләр, тәм-томнар алып килгәннәр. Интернатта яшәүчеләр  волонтерлар белән бергә җырладылар, биеделәр, күңел ачтылар. Бу концерт өмет  һәм ышаныч, җылылык һәм игелеклелек белән сугарылган иде. Мәрхәмәтле һәм ярдәмчел булу кайвакыт авыр, әмма тормышта  кирәк, чөнки бу хис безне көчлерәк итә. Безнең һәрберебез, шатлык һәм өмет нурын бүләк итеп, игелекле тылсымчы була ала.

Катнашучылар саны: 92 кеше.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International