«Безнең як осталары» республика конкурсының нәтиҗәләре. Яңа Чишмә

2019 елның 27 сентябре, җомга

. Бу конкурста Яңа Чишмә интернат-йорты данын Болдова Нина Алексеевна яклады, ул икенче урынга лаек булды. ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Клара Таҗетдинова аңа диплом һәм бүләк сертификаты тапшырды.  «Активное долголетие» күргәзмәсендә ул аш-су әзерләү буенча мастер-класс күрсәтте – пешкән бәрәңге белән соус эчендә пешкән тавык бавыры һәм көзге салат ясады. Казан ярминкәсенә килүчеләрне нәкъ менә аның өстәле җәлеп итте. Чөнки аннан тәмле исләр килеп торды. Нина Алексеевнаның ашамлыгы да искиткеч, тәмле килеп чыкты. Бик күп кешеләр килеп сыйландылар һәм ничек шулай тәмле, сусыл килеп чыга дип кызыксындылар. Ә Нина Алексеевна үз рецепты белән бик теләп уртаклашты. Барысы да шулай уңай һәм күңелле үтүенә без бик шатбыз. Катнашучылар зур заряд һәм аралашу алдылар. Үзләрен күрсәттеләр һәм башкаларны карадылар. Мондый конкурслар картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортларда социаль хезмәт алучыларның иҗади активлыгын стимуллаштыра, шулай ук өлкән буынның һөнәри тәҗрибәсен, күнекмәләрен һәм осталыкларын өйрәнү һәм тарату мөмкинлеге бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International