Азнакай муниципаль районындагы “Омет” халыкка социаль ярдәм күрсәтү комплекслы үзәгендэ тәрбия мәктәбе технологиясе буенча дәрес уткәрелде. Чарага социаль хезмәткәрләр, шәфкать туташы, өйдә карау белән шөгыльләнүче гражданнар (сиделкалар) чакырылган иде. Дәресне өйгә йөреп ярдәм күрсәтүче бүлекчесенең шэфкать туташы Бадертдинова Р.М. үткәрде. План буенча дәреснең темасы сулыш органнарының , хәрәкәт һэм терәк органнарының төрле авырулары булган, инсультлы өлкән кешеләрне карауны оештыруга багышланган. Дәрес ахырында, шәфкать туташы тыңлаучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде.