«Кулларыбызның җылысы белән җылытабыз»

2019 елның 3 октябре, пәнҗешәмбе

Бүген «Гаилә» приютында тәрбияләнүчеләр, үз педагоглары белән Баулы өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Кулларыбызның җылысы белән җылытабыз» дигән концерт программасы белән булып кайттылар. Социаль хезмәт алучылар һәм персонал яшь артистларны җылы каршы алды.

Приютта тәрбияләнүчеләр чарага җаваплылык хисе белән килделәр, тамашачыларга үз йөрәк җылысын җиткерергә тырыштылар. Балаларның чыгышлары өлкәннәрнең кәефен күтәрде: җырлар, биюләр, шигырьләр беркемне дә битараф калдырмады – тамашачылар бик теләп җырлады һәм алкышлады. Чара ахырында балалар әби-бабайларга үз куллары белән ясалган эшләнмәләрне бүләк иттеләр.

Өлкән яшьтәге кешеләрнең шат йөзләре һәм аларны киләчәктә карау теләге чарада катнашучылар өчен иң зур бүләк булды. Мондый очрашулар төрле буыннарга берләшергә ярдәм итә һәм өлкән яшьтәге кешеләргә, тормышка ышаныч бирә, алар инде беркемгә дә кирәк түгел дип уйламасыннар иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International