“Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә Халыкара өлкәннәр көненә багышланган «Йөрәк мәңге яшь булсын" дигән тантаналы чара

2019 елның 3 октябре, пәнҗешәмбе

Яр Чаллы шәһәренең “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә Халыкара өлкәннәр көненә багышланган «Йөрәк мәңге яшь булсын» диеп исемләнгән тантаналы чара узды.

Чараның максаты: бәйрәм кәефе булдыру,өлкән буын кешеләренә рәхмәт белдерү, хөрмәт һәм кайгыртучанлык күрсәтү.

Тантаналы чарага өлкән яшьтәге социаль хезмәт алучылар һәм Үзәк пенсионерлары чакырылган иде. Үзәк администрациясе аларны җылы котлады һәм рәхмәт сүзләре җиткерде.

«Энергетик» мәдәният йорты артистларының концерт - күңел ачу программасы бик матур бәйрәм бүләге булды. Алар үзләренең күңелле, дәртле иҗади номерлары һәм олыларның яраткан җырлары белән чыгыш ясадылар.  Артистларның осталыгы һәм концертны алып баручы Венера Камалованың мавыктыргыч программасы аша тамашачылар, кәеф һәм энергия алып бу тантананың бер өлеше булдылар. Тамашачылар артистларга онытылмаслык концерт өчен рәхмәт әйтеп, бергәләп, истәлеккә фотога төштеләр.

Чара өлкән яшьтәге кешеләрнең «Дөньяны талантлар бизи» дип исемләнгән декоратив – гамәли иҗат эшләнмәләре күргәзмәсе белән тулыландырылды.

Чарада 49 кеше катнашты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International