«Инклюзив мохит» волонтерлар яшьләр берләшмәсе вәкилләре Тукай районының картлар һәм инвалидлар интернат-йортында кунакта

2019 елның 3 октябре, пәнҗешәмбе

          Өлкәннәр көне - ул өлкән буынга тагын бер кат хөрмәтебезне белдерү, рәхмәт сүзләре әйтү өчен менә дигән мөмкинлек.

        Тукай районы өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында  социаль хезмәт алучыларны әлеге күркәм бәйрәм белән котларга Яр Чаллы шәһәренең «Инклюзив мохит» волонтерлар яшьләр берләшмәсе волонтерлары килгән иде. Алар интернат-йортта яшәүчеләрне ихлас күңелдән котладылар, аларга сәламәтлек ,оптимизм, озын гомер  теләделәр . "Инклюзив мохит»  җитәкчеләре Нигъмәтуллин Марат Рөстәм улы һәм Хаҗиев Азат Өлфәт улы интернат - йортта яшәүче  Исмәгыйловка А.Х. колак аппараты, башкаларга бәйрәм бүләкләре  тапшырдылар.

        Дөнья кеше тормышына битараф булмаган, ярдәмчел кешеләр кулында. Кайгыртучан булуыгыз өчен зур рәхмәт сезгә.  Сезнең ярдәмегез сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен бик кирәк һәм беркайчан да онытылмас.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International