«Астра» тернәкләндерү үзәгендә “Сәламәт тәндә – сәламәт рух” дигән уен – викторина үтте

2019 елның 30 октябре, чәршәмбе

2019 елның  30 октябрендә  “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә тәүлек буе эшли торган бүлек тәрбиячеләре балалар белән “Сәламәт тәндә – сәламәт рух” дигән уен – викторина үткәрделәр.

Әлеге дәреснең  максаты сәламәт яшәү рәвешенә  омтылыш формалаштыру.

Дәрес барышында балалар белән “Син атла, йоклама!”, “Челән”, “Әйе һәм юк” кебек аз хәрәкәтчәнлек уеннары үткәрелде, бу хәрәкәт активлыгын, игътибар һәм хәтер үсешенә ярдәм итте.

Шулай ук балалар белән күзләр өчен гимнастика һәм “Тизәйткечләр” сүз уены үткәрелде, шуннан соң балалар сәламәт яшәү рәвеше алып барырга кирәк дигән нәтиҗә ясадылар.Балаларда дәрес күңелле, күтәренке кәеф уятты.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International