“Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә “Кызыклы шәхесләр белән очрашу " дигән һөнәри юнәлеш бирүче чара

2019 елның 30 октябре, чәршәмбе

“Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Кызыклы шәхесләр белән очрашу» циклыннан һөнәри юнәлеш бирүче чара узды.  Әлеге чараның кунагы Алабуга шәһәреннән килгән 1 төркем инвалид, интеллект-тренер Лилия Шакирова булды.

 Чараның максаты: социаль хезмәт алучыларның тормыш сыйфатын күтәрү, социаль адаптациягә ярдәм итү,  аларны актив социаль тормышка өтәрү һәм интеллект-тренер һөнәре белән таныштыру иде.

Чара башында Лилия Шакирова үзенең балачактан инвалид булуы, кресло-коляскада йөрүе һәм Яр Чаллы интернат-мәктәбен тәмамлавы турында сөйләде. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, ул өйдә утырган, кеше белән аралашу җитмәгән, буш вакытын ничек оештырырга, нәрсә белән шөгыльләнергә белмәгән. Бервакыт аны В.В.Довганьнең Җиңүчеләр Академиясенә  курслар узарга чакырганнар, уку дәверендә ул башка кешеләр белән дөрес һәм матур итеп сөйләшергә өйрәнгән,  нәтиҗәле күнегүләрне үзләштергән, инвалид коляскасында беренче интеллект-тренер булып киткән.

Лилия  һәм аның остазлары катнашучыларны интеллект-тренер һөнәре белән таныштырдылар, аның интеллектуаль хезмәт базарында мөһим һәм кирәкле булуы, сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән гражданнар өчен ачык булуы турында сөйләделәр. Ул  социаль хезмәт алучыларны  курслар узарга, яңа файдалы гадәтләр булдырырга, үзләренең ялларын төрлеләндерергә, үз-үзеңне бәяләргә һәм тормыштагы төрле хәлләргә карашны үзгәртергә чакырды.

Социаль хезмәт алучылар Лилиянең, барлык кыенлыкларга да карамастан, тормыш сөючәнлеген һәм оптимизмын саклап калуын, тормышта максат табуын, һәрвакытта да энергияле булуын  һәм башка кешеләргә кирәкле булып калуы белән сокландылар.  Берничә социаль хезмәт алучы  әлеге курсны узу мөмкинлеге турында кызыксындылар.

Чарада 25 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International