Бәхетле картлык.

2019 елның 30 октябре, чәршәмбе

Бәхетле картлык.

Кеше гомере...Их, ул бик кыска шул. Яшь чакта, беләктә көч – куәт. Яныңда олы терәгең ирең, йә хатының булганда тормыш көтү бер ни түгел шул. Э менә   картаеп буыннар каткач, сәламәтлек югалгач, балалар кошлар кебек читкә очып китеп, япа-ялгыз калгач ничек авыр шул. Ялгызлык сагышларын авырулардан кала, иң авыр  кайгылар белән дә чагыштырып булмый. Аларның өметләре сүнгән.  Югалтыр әйбере дә, үч алыр кешесе дә юк. Әйе, гомер көзендә өлкәннәр ялгызлыкка газап чикмәсен өчон, хәзер һәр авылда, шәһәрдә социаль хезмәткәр ишли.

Мин Әгерҗе районы Үтәгән авылдагы өлкән яшьтәге әби-бабайларга ярдәм күрсәтәм. Минем карамакта 5 кеше.

Эздән күнел була, әздән хәтер кала. Шуның өчен аларга һәр бәйрәмдә әз генә булса да бүләкләр тапшырам. Алар бик сөенәләр. Без бик  тату, күңелле эшлибез һәм яшибез. Мин үз эшемне бик нык яратам. Алар бит яхшылык кына телиләр, шуңа мин бик канәгать.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International