30 октябрьдә сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне билгеләп үтелә. Мамадыш картлар һәм инвалидлар йортында «Үткәнне белү, кабатланмасын өчен кирәк»дип исемләнгән тематик кичә узды. Социаль эш буенча белгеч Харисова Н. Р. “Сәяси тоткыннар көне” тарихы, репрессияләнгән кешеләр язмышы турында сөйләде. Осип Мандельштам шигырьләре, Анна Ахматованың «Реквием» поэмасыннан өзекләр яңгырады. Сөйләшү тарихи хрониканы күрсәтүче презентация белән үрелеп барды.
Ул дәһшәтле көннәрдә һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар.