2019 елның 8 ноябрендә “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә “Зарарлы гадәтләр турында файдалы сөйләшү” дигән профилактик әңгәмә үткәрелде.
Тәүлек буе эшли торган бүлек тәрбиячеләре балалар белән “Зарарлы гадәтләр турында файдалы сөйләшү” дигән профилактик әңгәмә үткәрделәр.
Аның максаты файдалы һәм зарарлы гадәтләр турында күзаллауларны формалаштыру.
Аз хәрәкәтчәнлек уены барышында балалар “зарарлы гадәтләр” һәм “файдалы гадәтләр” төшенчәләрен ныгыттылар. Викторина сорауларына җавап биреп, балалар файдалы гадәтләрне үзеңә тәрбияләргә, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга кирәк дигән нәтиҗә ясадылар.Ә зарарлы гадәтләрне бетерергә.
Әлеге чарада 20 кеше катнашты.