5 ноябрь көнне Тукай муниципаль районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге каршындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре социаль хезмәт алучылар өчен Яр Чаллы шәһәренең туган якны өйрәнү музеена экскурсия оештырдылар.
Чара балигъ булмаганнарда патриотизм хисләре тәрбияләүгә, туган як табигатенең үзенчәлекләре белән танышу, күзаллауны киңәйтүгә юнәлдерелгән иде.
Чараның төп бурычлары туган якны өйрәнү музее турында күзаллауларны формалаштыру, туган як тарихы турында белемнәрне киңәйтү һәм тирәнәйтү, туган якка мәхәббәт, ата-бабаларыбызга карата хөрмәт тәрбияләү булды.
Чарада 15 социаль хезмэт алучы катнашты.
Гадәти булмаган тантаналы хәлгә юлыккач, экскурсантлар телевизор, компьютер янында утырып яки китап укып кына түгел, скульптураларны, картиналарны карап та, кызыклы нәрсәләр белергә мөмкин икәнлеген аңладылар. Безнең һәрберебез гомер буе йөрәгендә туган һәм үскән урыннар, олы тормышка атлаган урыннар, туган ягыбыз турында хәтер саклый. Һәм безнең балаларның кече яшьтән үз ватаннары турында белүләре, туган як тарихына үз сәхифәсен язган буыннар хезмәтен югары бәяләүләре бик мөһим.