8 ноябрь көнне Зәй муниципаль районының ”Радость” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә, ТР Конституциясе көнен бәйрәм итү кысаларында, авыр тормыш хәлендә калган балалар һәм күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар өчен “Республика Конституциясе турында ниләр беләбез?” исемле чара узды.
Хезмәтләр кабул итүчеләр белән очрашуда юрисконсульт Татарстан Республикасы Конституциясе белән таныштырды, Конституция турында белемнәр буенча тест үткәрде.
Гаилә һәм балаларга ярдәм бүлеге белгечләре кызыклы һәм танып-белү викторинасы үткәрделәр. Балаларга " Әйе! Юк!» һәм «Анаграммалар» конкурсы бик ошады. Әлеге чара нәтиҗәсендә балаларның хокукый күзаллаулары киңәйде.