«Сарман муниципаль районындагы «Шәфкатъ» халыкка комплекслы ярдәм күрсәтү үзәгендә үзәгендә 22 нче ноябрь көнне Халыкара әниләр көне уңаеннан «Иң матур сүз әни» исемле конкурс булып узды. Анда социаль хезмәтләр җыелмаларыннан файдаланучы гаиләләрдән әниләр, балалар һәм иреклеләр үзәге волонтёрлары катнаштылар. Төрле конкурслар, җыр - бию һәм әлбәттә, бүләкләр бәйрәмнең аерылгысыз өлеше булды.
«Шафкатъ» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә эшләүче «Волонтер» берләшмәсе активистлары ялгыз яшәүче Нигматуллина Люция Билал кызы янына бардылар. Иреклеләр аны чын күңелдән туган көне белән котладылар,бүләкләр һәм күчтәнәчләр тапшырдылар, нык сәламәтлек, бәхет, озын гомер теләделәр. Очрашу барышында волонтерлар хуҗалыкта ярдәм күрсәттеләр, ватылган җиһазларны ремонтландылар.
ОРВИ һәм грипп белән авыручылар саны арту чорында иммунитетка ярдәм итү мәсьәләсе актуаль булып кала. Медицина реабилитациясен үткәрү кысаларында социаль хезмәтләрдән файдаланучыларның сәламәт яшәү рәвешен формалаштыруга зур басым ясала, үзәктә С-витаминизация уза.
2019 елның 24 ноябре -Халыкара Әниләр көне. Күп кенә бәйрәмнәр арасында ул мөһим урын алып тора.
2019 нчы елның 22 нче ноябрендә, Тукай районы өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Мы будем вечно прославлять ту женщину чье имя – Мать» дип исемләнгән әдәби кичә узды. Әдәби кичәдә тематик шигырьләр һәм җырлар башкарылды. Социаль хезмәт алучылар дулкынланып, матур хатирәләре белән уртаклаштылар, җырладылар, көлделәр һәм бер-берсенә бик күп игелекле сүзләр әйттеләр. Бәйрәм киче бик матур җылы гаилә мөһитендә узды.
Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Әниләр көнен билгеләп үтү матур гадәткә әверелде.
Чирмешән муниципаль районының дәүләт автоном «Чирмешән картлар һәм инвалидлар өчен интернат - йорты» нда «Без тәмәке тартуга каршы»акциясе узды
Лениногорскиның «Исток-Башлангыч» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә рәсем конкурсы узды. Аны социаль эш буенча белгеч Кузьмина Дарья һәм социаль педагог Гөлнара Пряничникова оештырды. Бәйгедә 3нче һәм 4нче патронаж участогында яшәүче 15 балигъ булмаган хезмәт алучы катнашты. Әлеге чараның максаты сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, балаларда уңай тормыш җайланмалары булдыру, иҗади сәләтләрне үстерү. Балалар бәйгегә төрле стильләрдә эшләнгән бик матур рәсемнәр алып килде.
Казаннан килгән йолдызлы пар, “Татар җыры”(“Алтын Барс”), ТМТВ премия лауреатлары, Алсу һәм Азат Фазлыевлар 19 ноябрьдә баулылылар өчен чыгыш ясады
2019 елның 22 ноябрендә Зәй муниципаль районында “Радость” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгечләре балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр белән берлектә ветераннарның өйләренә котлау программасы белән бардылар.