Илебездә билгеләп үтелүче күпсанлы бәйрәмнәр арасында Әниләр көне аерым урын алып тора. Бу бәйрәмгә беркем дә битараф кала алмый. Бу көнне балаларга мәхәббәт, игелек, һәм наз бүләк иткән барлык Аналарга да рәхмәт әйтәсе килә.
Әниләр көне-иң дулкынландыргыч бәйрәмнәрнең берсе. Һәр кеше күңелендә әнисенең кабатланмас образын йөртә.Әни ул, ничә яшьтә булуыңа карамастан, һәрвакыт җылы һәм ягымлы сүзләр белән дәшәчәк, яратачак. Бу бәйрәм күңел җылысы белән тулы, чөнки дөньяның барлык балалары үзләренең иң кадерле кешеләрен- әниләрен котлыйлар.
2019 елның 22 ноябрендә Зәй муниципаль районында “Радость” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгечләре балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр белән берлектә ветераннарның өйләренә котлау программасы белән бардылар.
Бу көнне бәйрәм чарасы Сармашбаш авылында яшәүче халык өчен дә оештырылды. Чара Сармашбаш мәдәният йорты директоры Арсланова Н.Н.белән берлектә әзерләнде.
Үткәрелгән чаралар барышында барлык катнашучылар да бик күп уңай эмоцияләр алдылар.