Арча РЦДПОВ “Өмет чаткысы” "Әниләр көненә" багышланган чара

2019 елның 22 ноябре, җомга

Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Әниләр көнен билгеләп үтү матур гадәткә әверелде.

Иң якын, иң яраткан кешеләргә,әби-әниләргә, бу бәйрәм игътибарлы булырга менә дигән мөмкинлек бирә,күңелләрен җылытырга ярдәм итә.

Бу көннәрдә стационар төркем тәрбиячеләре балаларда дөньяда иң мөһим кешегә-әнигә карата  игелекле һәм ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләүгә максат куйды.

Балалар бу бәйрәмнең тарихы белән таныштылар, әни турында гыйбрәтле хикәя карадылар. «Мин әнигә ничек булышам» дигән темага әңгәмә үткәрелде. «Әниемне ничек назлы итеп атыйм», «Әни әкиятләре» дигән дидактик уен уйнадылар.

Соңыннан «Мин әнине яратам» дигән темага күмәк эш башкарылды.

Педагог Айсылу БорҺанова сүзләренә караганда, күмәк эш барышында балаларга әхлакый-эстетик тәрбия бирелә, түбәндәге осталык үзләштерелә:

-бергә эшләргә, бер-береңә юл куерга, ярдәм итәргә, аңлатырга.

-үз эшеңне планлаштыру, аның эзлеклелеген, эчтәлеген, композициясен билгеләү.

- эшне оештырганда иптәшләрең Һәм үзләренең уңышларына сөенергә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International