Лениногорскиның «Исток-Башлангыч» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә рәсем конкурсы узды. Аны социаль эш буенча белгеч Кузьмина Дарья һәм социаль педагог Гөлнара Пряничникова оештырды. Бәйгедә 3нче һәм 4нче патронаж участогында яшәүче 7 балигъ булмаган хезмәт алучы катнашты. Әлеге чараның максаты сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, балаларда уңай тормыш җайланмалары булдыру, иҗади сәләтләрне үстерү. Балалар бәйгегә төрле стильләрдә эшләнгән бик матур рәсемнәр алып килде.
Бәйгенең икенче этабы старт ала. Жюри барлык эшләргә бәя биреп, җиңүчеләрне бигелиячәк. Җиңүчеләрне бүләкләр көтә.