Диспансеризация һәм профилактик тикшеренү үтәр өчен, авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән һәм аннан да өлкәнрәкләр,көн саенЯңа Чишмә район үзәк хастаханәсенә китерелә. Аларны китерү тәртибе “Демография” милли проекты кысаларында “Олы буын” програмамасы гамәлгә ашыру максатыннан хөкүмәт тарафыннан расланган. Ноябрьнең 22 көненә 464 өлкән хастаханәгә китерелде.