2019 елның 24 ноябре -Халыкара Әниләр көне. Күп кенә бәйрәмнәр арасында ул мөһим урын алып тора.
2019 нчы елның 22 нче ноябрендә, Тукай районы өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Мы будем вечно прославлять ту женщину чье имя – Мать» дип исемләнгән әдәби кичә узды. Әдәби кичәдә тематик шигырьләр һәм җырлар башкарылды. Социаль хезмәт алучылар дулкынланып, матур хатирәләре белән уртаклаштылар, җырладылар, көлделәр һәм бер-берсенә бик күп игелекле сүзләр әйттеләр. Бәйрәм киче бик матур җылы гаилә мөһитендә узды.