«Астра» тернәкләндерү үзәгендә “Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре” турында профилактик әңгәмә үтте

2019 елның 29 ноябре, җомга

2019 елның  29 ноябрендә  “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә тәүлек буе эшли торган бүлек тәрбиячеләре тәрбияләнүче балалар һәм аларның әти – әниләре белән “Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре” турында  профилактик әңгәмә үткәрделәр.

Шөгыльнең максаты булып янгынның килеп чыгу сәбәпләре турындагы белемнәрне системалаштыру, аларны булдырмый калу, кагыйдәләренә өйрәтү торды.

Әңгәмә барышында балалар үзләре төрле ситуацияләр китереп чыгарып һәм аларны чишү юлларын күрсәттеләр.Янгын белән уйнау бик куркыныч дигән нәтиҗә ясадылар.

Әти – әниләр белән дә көндәлек тормышта янгынны булдырмый калу чаралары турында сөйләштеләр.

Дидактик материаллар өстендә эшләп теманы ныгыттылар.

Шөгыльдә әти – әниләр һәм балалар белән бергә барысы 24 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International