ГКУ «Югары Утар акылга зәгыйфь балалар интернат-йорты»нда «Безнең төркем» темасына чара»

2019 елның 28 ноябре, пәнҗешәмбе

ГКУ «Югары Утар акылга зәгыйфь балалар интернат-йорты»нда «Безнең төркем» темасына чара»

2019 елның 28 ноябрендә ГКУ «Югары Утар акылга зәгыйфь балалар интернат-йорты» тәрбиячесе Эзекова Энҗе Рафаэль кызы «Безнең төркем» дигән темага чара үткәрде.

Чараның максаты: балаларның төркем булмәләрен Яңа елга эстетик бизәү буенча иҗади потенциалын үстерү. Яхшы кәеф булдыру.

Соңгы елларда безнең балалар йортында төркемне Яңа ел бәйрәмнәренә бизәү буенча бәйге уза. Бу иң яраткан һәм матур бәйге. Олылар да, балалар да тырыша. Матур һәм зәвыкъ белән бизәлгән төркем балалар өчен эстетик әһәмияткә ия. Иң мөһиме, бу эшкә иҗади якын килү һәм балаларны җәлеп итү. Нәтиҗәдә, тәрбияләнүчеләр өчен уңайлы үсеш мохите булдырыла.

Алинә белән Артур чыршыны бик тырышып бизәделәр. Булат һәм Азамат стендны матурларга булыштылар.

Кәгазьдән кисеп ясалган кар бөртекләре һәм фонарьлар түшәмнәргә эленде. Төркем яңа елны көтүнең тылсымлы һәм әкияти мөһитенә чумды.

Тиздән Яңа Ел килеп җитәчәк, бәйрәмчә бизәлгән төркем булмәләре барысына да бик ошады. Балаларның күңелендә шатлык һәм бәхет хисләре уянды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International