Инвалидлар декадасы алдыннан Зәй муниципаль районы “Радость” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәткәрләре үз карамагындагыларга Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Айрат Нәҗип улы Хәйруллин исеменнән бүләкләр тапшырдылар.
Иганәчелек ярдәме белән мөмкинлекләре чикле өйдә социаль хезмәтләр кабул итүче 40 кешегә, шул исәптән тәрбиягә алган гаиләләрдә яшәүче 2 өлкән яшьтәге кешегә азык-төлек җыелмасы тапшырылды.
Өлкән яшьтәге гражданнар даими игътибар һәм ярдәм күрсәткәне өчен депутат А.Н.Хәйруллинга зур рәхмәт белдерделәр.