«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә психолог Галләмова Чулпан социаль хезмәт алучыга «Тою хисләрен үстерү» дигән шөгыль үткәрде.
Шөгыльнең максаты: баш мие кан әйләнеше бозылганнан соң, гражданнарда тактиль кабул итүне үстерү.
Тоя белү процессы-ул объектларга турыдан-туры кагылганнан соң алынган нәтиҗә. Аны сизү һәм тою процессы дип тә атыйлар. Тоя белү процессының асылы-кагылган предметларны, аларга бирелгән характеристикаларны, үзенчәлекләрне тиешенчә чагылдырудан гыйбарәт.
Чарада, тою хисләрен үстерү максаты белән, социаль хезмәт алучы Глүс Башаров психолог ярдәме белән төрле текстуралы тактил-усеш панель-такта кулланды. «Санны сизеп ал» күнегүендә Глүснең кулына карандашның кире ягы белән сан язылды, ул йомык күзләр белән язылган санны дөрес итеп әйтеп бирде. Соңыннан ул кулларына массаж, ә бармакларына гимнастика ясады.
Социаль хезмәт алучы Башаров Глүс тою хисләрен үстерүдә мондый чаралар үткәрү нәтиҗәле дип билгеләп үтте.