ЯҢАЛЫКЛАР


24
декабрь, 2019 ел
сишәмбе

      Яңа  ел  алдыннан  «Шатлык»  приютына  хәйрия  оешмаларыннан  күп кунаклар  килә.  Узләренең  килүләре  белән   балаларны Татарстан Республикасы  хоккей  федерациясеннән  хоккейчылар  сөендерде.   2 нче мәктәпнең  иркен  спорт  залында  алар  өчен  төрле  уеннар,  конкурслар оештырылды.  Балалар  бик теләп  уйнадылар,  барлык  конкурсларда катнаштылар.  Бу  чара  ахырында  балаларга  кыйммәтле  бүләкләр, өс киемнәре  тапшырылды.

Социаль – хокукый мәгълүмат бирү кысаларында «Рәхәт» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге «Авангард» яшүсмерләр клубы базасында Норлат авылының «Исток» ОМК «Төрле төстәге Зебра» яшүсмерләр клубы базасында күп балалы һәм аз тәэмин ителгән гаиләләрдәге балалар белән мәгълүмати «Балалар ышаныч телефоны» дигэн әңгәмә үткәрелде.

 «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә психолог Чулпан Галләмова «Үпкәләүләр читтә калсын. Яңа ел килә яңа ел» дигән темага мини-тренинг үткәрде.

2017-2019 елларга Татарстан Республикасында медиапространствода балаларның мәгълүмати иминлеген тәэмин итү буенча чаралар планы («юл картасы») кысаларында, «Гнездышко» приюты белгечләре белән берлектә, «Кибербуллинг - нәрсә ул?» дигән темага «имин интернет»өлкәсендә балигъ булмаганнарның законлы вәкилләренең белем дәрәҗәсен күтәрүнең инновацион программасы буенча дәрес үткәрелде. Дәреснең максаты-ата-аналарга кибербуллинг төшенчәсе, аның төрләре һәм нәтиҗәләре турында мәгълүмат бирү. Балигъ булмаганнарны кибербуллингтан яклау ысуллары.

Бәйрәм алдыннан  Яңа ел кәефе булдырудан да  нәрсә мөһимерәк  булырга мөмкин? Өстәвенә, тиздән   Яңа ел!

Яр Чаллы шәһәренең «Солнышко» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү   үзәгендә 24нче декабрьдә хезмәт буенча инструкторлар балаларга, ата-аналарга һәм хезмәткәрләргә кирәкле кәеф тудырырга ярдәм иттеләр. Алар   « Яңа ел бизәге» дигән мастер-класс үткәрделәр, анда 15 бала һәм 5 ата-ана катнашты. Кул эшләнмәләрен булдыру процессы барлык катнашучыларны үзенә җәлеп итте. Һавада булачак бәйрәмнең шатлыклы, балалар хисе иде.

Мастер-класс ахырында балалар һәм өлкәннәр, педагогларга рәхмәт белдереп, үзләренең иҗат җимешләрен куанып күрсәттеләр. Янә  балачакта булу мөмкинлегеннән өлкәннәр бәхетле иде.

Яңа ел алдыннан «Йөрәкне җылытып»  Бөтенроссия акциясе кысаларында Аксубай районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында тәрбияләнүчеләр үз куллары белән Яңа Ел бүләкләре ясадылар.

        РФ Президенты Владимир Путин тарафыннан расланган илкүләм проекты гамәлгә ашыру кысаларында, Татарстанда гражданнарны, шул исәптән пенсия алды яшендәге гражданнарны яңадан укыту буенча берничә программа гамәлгә ашырыла.

 

"Демография" милли проектын һәм "Өлкән буын" төбәк проектын тормышка ашыру кысаларында сентябрь аеннан Зәйнең "Радость" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге сәламәтлек саклау учреждениесе белән берлектә Зәй районы үзәк хастаханәсенә авыл җирлегендә яшәүче өлкәннәрне махсус машиналарда йөртүне оештырды.


23
декабрь, 2019 ел
дүшәмбе

2019 нчы елның 23 нче декабрендә «Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе психологы Ләйсән Насырова Сәмәкәй төп гомуми белем бирү мәктәбенең ата-аналар җыелышында катнашты. Доклад вакытында психолог балигъ булмаганнар организмына наркотикларның йогынтысы турында презентация күрсәтте. Симптомнар һәм тышкы билгеләр, шулай ук төтенсез тәмәке һәм кальян куллануның нәтиҗәләре турында сөйләде. Тәмәке психологик бәйлелек китереп чыгара икән, синтетик наркотиклар - физик. Психолог балигъ булмаганнарга төтенсез тәмәке куллану билгеләре турында сөйләде.

 

23 декабрь көнне «Гнездышко»  социаль приютында тәрбияләнүчеләр өчен «Тынычлык чишмәләре» проекты кысаларында кулинария мастер-классы оештырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International