«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә « Үпкәләүләр читтә калсын. Яңа ел килә яңа ел» дигән темага мини-тренинг

2019 елның 24 декабре, сишәмбе

 «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә психолог Чулпан Галләмова «Үпкәләүләр читтә калсын. Яңа ел килә яңа ел» дигән темага мини-тренинг үткәрде.

Тренингның максаты: социаль хезмәт алучыларны үпкә хисеннән арынырга, үзләрен рәнҗеткән кешеләрен гафу итәргә, эмоциональ киеренкелекне киметергә өйрәтү.

Тренинг барышында социаль хезмәт алучылар үпкәләүне күз алдына китерделәр, бу образны үз башларында ясап карадылар һәм кәгазьгә төшереп күрсәттеләр. «Кыерсытучыга хат», «Каты төенгә басабыз», «Киредән барабыз» дигән күнегүләр башкарылды. « Кылган гамәлләрең өчен мин сине кичерәм һәм гафу итәм» – медитациясе үткәрелде. Тренинг ахырында, катнашучылар үпкәләүдән арыну ысуллары турында алган белемнәрнең тискәре кичерешләрдән арынырга ярдәм итүен һәм эчке тынычлыкка китерүен билгеләп үттеләр.

Тренинг нәтиҗәсендә социаль хезмәт алучыларның психоэмоциональ хәлләре яхшырды.

Тренингта 16 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International