Зәй муниципаль районы "Радость"халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә эшләүче пенсия алды яшендәге хезмәткәрләр укулар уздылар

2019 елның 24 декабре, сишәмбе

        РФ Президенты Владимир Путин тарафыннан расланган илкүләм проекты гамәлгә ашыру кысаларында, Татарстанда гражданнарны, шул исәптән пенсия алды яшендәге гражданнарны яңадан укыту буенча берничә программа гамәлгә ашырыла.

       Бу пенсия алды яшендәге гражданнарга икътисади һәм социаль шартлар тудыру, аларның һөнәри күнекмәләренә һәм физик мөмкинлекләренә туры китереп, элеккеге, шулай ук яңа эш урыннарында хезмәт эшчәнлеген дәвам итүгә, инде булган белемнәрен, күнекмәләрен үстерүгә ярдәм итү өчен эшләнә.

         "Радость" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең ике хезмәткәре "Мәктәпкәчә тәрбия" һәм "Эшмәкәрлек" программалары буенча укып, укулар тәмамланганнан соң квалификация күтәрү турында таныклык алдылар. Тагын 8 хезмәткәрнең 2020 елда яңа һөнәргә укырга теләкләре бар. Иң кызыксындырган юнәлешләр булып "Социаль эш" һәм "Кондитер эше" тора.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International