"Демография" милли проектын һәм "Өлкән буын" төбәк проектын тормышка ашыру кысаларында сентябрь аеннан Зәйнең "Радость" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге сәламәтлек саклау учреждениесе белән берлектә Зәй районы үзәк хастаханәсенә авыл җирлегендә яшәүче өлкәннәрне махсус машиналарда йөртүне оештырды.
2019 ел тәмамланып килә, димәк, башкарылган эшкә йомгак ясау вакыты җитте. Бу елның 85 эш көне эчендә Зәй шәһәренең медицина оешмаларына 20 авыл җирлегеннән, 45 торак пункттан 65 яшьтән өлкәнрәк 611 кеше китерелгән. Көнгә 1-4 рейс башкарылган, ул көнгә 16 кешене колачлап башкарылган. Машина көнгә уртача 135 км юл узган.
Өлкән яшьтәге гражданнар өчен, аерым игътибар бирелүе һәм табибка чиратсыз керү мөмкинлеге бирелүе көтелмәгән хәл булды. Алар өстәмә медицина тикшерүләрен, скринингларны, профилактик медицина тикшерүләрен һәм диспансеризацияне узу мөмкинлегенә ия булдылар.
Эш 2020 елда да дәвам итәчәк. 1 кварталга план-график әзер инде, аның нигезендә авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк 424 кешене медицина учреждениеләренә махсус машинада алып килү планлаштырыла.