«Йөрәкне җылытып» Бөтенроссия акциясе

2019 елның 24 декабре, сишәмбе

Яңа ел алдыннан «Йөрәкне җылытып»  Бөтенроссия акциясе кысаларында Аксубай районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында тәрбияләнүчеләр үз куллары белән Яңа Ел бүләкләре ясадылар. Федоровка картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында балалар концерт программасын күрсәттеләр, якынлашып килүче ялгыз өлкән яшьтәге кешеләрне бәйрәм белән котладылар һәм Яңа Ел открыткалары тапшырдылар. Өлкәннәргә приютта тәрбияләнүчеләрнең игътибар һәм кайгыртучанлык күрсәткәннәре бик ошады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International