Әйлән-бәйлән уеннар һәм биюләр һәр балага аңлаешлы һәм борынгы заманнардан бирле мәгълүм. Әйлән - бәйлән бәйрәм-ул күңелле, кызыклы. Иң кечкенә балалар да әйлән-бәйлән йөрергә сәләтле. Өлкән мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән кызыклы сюжет белән әйлән-бәйлән уеннары үткәрелә. Әйлән-бәйлән балаларны музыкаль һәм хәрәкәт белән үстерә, күңел ача һәм якынайта.
05 гыйнвар 2020елда “Кайгырту” приюте тәрбиячесе Давлетшина Н. И. мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән «Бас әле, аягым!» күңелле әйлән-бәйлән үткәрде. Максат: балаларны тәрбияче артыннан хәрәкәтне кабатларга өйрәтү; хәрәкәт активлыгын үстерү. Әйлән-бәйлән уеннарына кызыксыну тәрбияләү.
Сюрпризлы момент-балалар тәрбияче белән бергә аланга сәяхәткә чыгып китәләр һәм анда куянны очраталар. Аның туган көне һәм аңа моңсу, чөнки аның уйнарга кешесе юк. Балалар аның күңелен ачтылар, әйлән-бәйлән уйнадылар һәм биеделәр. Һәм ахырдан аңа шар бүләк иттеләр.
Балаларга күңелле һәм кызыклы булды.