2019 елның 7 январендә 90 яшьлек юбилейларын билгеләп үтүче ветераннарыбызга район җитәкчелеге Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын тапшырды

2020 елның 9 гыйнвары, пәнҗешәмбе

2019 елның 7 январендә 90 яшьлек юбилейларын билгеләп үтүче ветераннарыбызга район җитәкчелеге Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын,  Балтач муниципаль район башлыгы исеменнән Рәхмәт хаты һәм кыйммәтле бүләк, соңгы эш урыннары һәм авыл җирлекләре исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар. Тантаналы чарада котлауны Янгулда яшәүче ветераныбыз Гөлбану Ахмадуллинага, Иске Пукшинер авылында гомер итүче Асия Зиятдиновага һәм Чутай авылында яшәүче Гөлҗиһан Усмановага   Балтач муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина  һәр җирлекнең авыл башлыклары, оешма җитәкчеләре катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International