2020 нче елның 8 гыйнвар көнне актлар залында волонтер – аниматорлар белән берлектә « Яңа ел уенчыклары »дип исемләнгән күңел ачу чарасы булып узды.
Бүген бәйрәмдә балалар Яңа ел традициясенең төп тарихы чыршы бизәлеше белән таныштылар.
Аннары катнашучылар алдында Кыш Бабай, Кар Кызы, Убырлы карчык катнашында театральләштерелгән яңа ел тамашасы башланды. Балалар әйлән-бәйлән уйнадылар, Яңа ел җырлары җырладылар, шигырьләр сөйләделәр, кышкы әкиятләрне искә төшерделәр, викторина сорауларына, табышмакларга җавап бирделәр. Кыш бабай белән бергә балалар чыршыдагы утларны кабыздылар. Бәйрәмне волонтерлар бүләк иткән бүләкләр дә тулыландырды.
Балалар бәйрәмнән бик канәгать калдылар.