«5S Лин-офисы-2019». Түбән Каманың «Веста» үзәге

2020 елның 9 гыйнвары, пәнҗешәмбе

«Түбән Кама муниципаль районындагы «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү территориаль үзәге» социаль хезмәт күрсәтү дәүләт автоном учреждениесе Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау минстрлыгы үткәрүче «5S Лин-офисы-2019» дип аталган конкурста катнашты. Әйләнә-тирә мохит проблемасына игътибар җәлеп итүгә, экологик һәм социаль җаваплы оешмалар берләшмәсен формалаштыруга һәм эшчәнлеккә ЭКО-стандартларны кертүгә ярдәм итүче «Яшел офис» номинациясендә «Веста» үзәге 1 нче урынны алды һәм матди-техник җиһазлауга 100 000 сумлык сертификатка ия булды.

Үзәкнең экологик сәясәтен эшләү һәм тормышка ашыруның төп максаты булып әйләнә-тирәлеккә тискәре йогынтыны табигатькә һәм табигый ресурсларга сак караш юлы белән азрак җәлеп итү тора. “Веста” үзәгендә экологик сәясәт принциплары әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә закон һәм норматив таләпләрне үтәүгә; әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынтыны киметүгә юнәлтелгән оештыру һәм техник чараларны гамәлгә кертүгә; матди ресурсларны һәм энергияне максималь экономияләүне тәэмин итүгә; учреждение хезмәткәрләренең экология һәм әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә компетентлык дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлдерелгән. «Веста» үзәге табигый ресурсларга сакчыл караш, җылылык һәм электр энергиясен, салкын һәм кайнар суны рациональ файдалану буенча актив эш алып бара. 2019 елда Үзәк хезмәткәрләре һәм социаль хезмәтләр алучылар экологик юнәлештәге 12 чарада катнаштылар, якын-тирә территорияне җыештыру буенча 24 өмә үткәрделәр, 152 яшь үсенте утырттылар, кабат эшкәртүгә  352 батарейка җыйдылар, 932 кг макулатура чималын икенчел эшкәртү пунктына тапшырдылар. «Веста» үзәге ел саен экологик юнәлешле социаль проектлар конкурсларында катнаша.

Алга таба «Веста» үзәге хезмәткәрләре әйләнә-тирә мохитне саклау һәм экологик куркынычсызлыкны тәэмин итү өлкәсендә эшне дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International