Чын тылсым-кәгазь трубкалардан үрү. Кәгазьне макулатурага тапшырырга, ташларга гына түгел, ә матур әйберләр иҗат итәргә дә була икән. Өйдә тузан җыя торган кирәкмәгән газеталар булса, алар теләсә кайсы йортны үзгәртәчәк, яңа интерьер булдырачак.
«Игелекле эшләр остаханәсе» клубы кысаларында «газета трубочкаларыннан эшләнмәләр»дигән төркемле чара үткәрелде. Чарада яшәүчеләр кәгазь белән эшләү турында бик күп яңа һәм кызыклы нәрсәләр белделәр. Әлеге чараның максаты булып, иске газета һәм журналларны куллану юлы белән, Хезмәткә һәм әйләнә-тирә мохитне саклауга булган ихтыяҗны үстерү торды. Дәрес матур һәм уңайлы атмосферада үтте. Барлык катнашучылар да бик күп уңай эмоцияләр алдылар.