Мамадыш өлкәннәр һәм инвалидлар интернат- йортында эшләүче өлкән шәфкать туташы Илүсә Габделбәр кызы «Эчүчелек һәм эчкечелек " дигән темага лекция укыды.
Билгеле булганча, алкоголизмның сәбәпләре күп очракта туганнарын һәм якыннарын югалтуга, социаль статусын югалтуга бәйле психологик проблемалар булып тора. Мондый югалтулар өлкән яшьтәге кешеләрнең картлык депрессиясенә китерә.
Шуңа күрә интернат-йортында эшләүчеләр бәхетле картлык өчен шартлар тудыруга көч куя.
Бу юнәлештә төп бурыч булып яшәүчеләргә тормыш юлын дөрес сайларга ярдәм итү тора.