«Минем гамәлләрем - минем җаваплылык»

2020 елның 24 гыйнвары, җомга

     2020 елның егерме өченче гыйнварында «Тылсым» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсенең социаль педагогы Гөлия Мифтахова «Минем гамәлләрем – минем җаваплылык» дип исемләнгән сигез балигъ булмаган балалар белән төркемле дәрес үткәрде. Чараның максаты булып балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны һәм зарарлы гадәтләрне кисәтү, хокукый аң тәрбияләү  булып торды. Чара барышында балигъ булмаган балалар белән үрнәк ситуацияләр турында фикер алыштылар. Балаларга җинаять кылган өчен балигъ булмаганнарның нинди җаваплылык тотулары турында сөйләнелде, аларның хокуклары һәм бурычлары аңлатылды. Шулай ук чара барышында ролик күрсәтелде, аннан соң бергәләп фикер алыштылар. Чара ахырында балаларга тематик белешмәлекләр өләшенде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International