«Безгә җиңәргә булышкан җырлар». «Веста» үзәге

2020 елның 24 гыйнвары, җомга

 

            Бөек Ватан сугышы җырлары-безнең рухиятебезнең һәм мәдәниятебезнең аерым катламы. Алар окоп һәм землянкаларда сугышчыларыбызны җылындырдылар, какшамас газаплар кичерергә һәм күп кенә яралы сугышчыларга исән калырга ярдәм иттеләр, тылда калган хатын-кызларны коткардылар, аларга көчләрен арттырдылар һәм авыр югалтуларын йомшарттылар. Алар совет халкына фашистларга каршы торырга ярдщм иттеләр.

           Россия Федерациясендә Хәтер һәм Дан елы һәм Түбән Кама муниципаль районында мәрхәмәтле күршелек елы кысаларында 2020 нче елның 24 нче гыйнвары көнне «Веста» үзәге хезмәткәрләре арасында «Безгә җиңәргә булышкан җырлар» дигән иҗади бәйге узды. Максат: коллективта дустанә элемтәләрне ныгыту, сугыш еллары җырлары, үз илең тарихы белән кызыксыну уяту.

            Иҗади конкурста үзәкнең һәр бүлеге катнашты. «Землянкада», «Зәңгәр яулык», «Көт мине», «Ике дус» кебек җырлар сәхнәләштерелде. Сугыш еллары җырлары да читтә калмады. Бүлекләрнең берсе «Солдатлар» җырын әзерләде һәм сәхнәләштерде.

       Чара ахырында барлык хезмәткәрләр «Катюша» җырын башкардылар. Барлык җыр әсәрләре мәңге яшәр, сугыш елларының авыр чорын, кешеләрнең ныклыгын, үз ватаныңа мәхәббәт турында, яшьләрнең чынга ашмас хыялларын искә төшерер дип ышанасы килә. Чара “Безнең бабайларга сугышта җиңү, тыныч күк йөзе өчен рәхмәт!» сүзләре белән тәмамланды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International