2020 елның 25 январендә Балтач районының Арбор авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Әхмәтҗанова Шәһлинур Фәйзрахман кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Ленинград блокадасын өзү көне
Экстремизмны һәм терроризмны профилактикалау эше кысаларында 19 нчы санлы социаль участогында Түбән Кама «Веста» Үзәгенең социаль эш буенча белгече Ләйсән Суниева «Безне шартлатырга тиеш булган кыз» технологиясе буенча 18 балигъ булмаган бала өчен толерантлыкны формалаштыру һәм милләтара ызгышларны, түземсезлек очракларын кисәтү максатыннан төркемле дәрес үткәрде.
2020 елның 27 гыйнварында Баулы муниципаль районында «Милосердие» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль педагогы Газыйева Гүзәл бэлигъ булмаган социаль хезмәт алучылар өчен әлеге датага багышланган чара үткәрде.
1944 елның 27 гыйнварында совет гаскәрләре фашистлар блокадасын тулысынча бетерәләр.
Бөек Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү кысаларында, шулай ук ватанпәрвәрлек, гражданлык хисе тәрбияләү һәм илебезнең тарихи үткәне белән кызыксынуны үстерү максатыннан, Яр Чаллы шәһәренең «Солнышко» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге тәрбияләнүчеләре өчен тәрбияче Степанова И.В. Ленинградның чолганыштан чыгу көненә багышланган патриотик чара уздырды, әлеге чарага тыл хезмәтчәне Дәүләтова Ульяна Емельян кызы чакырылган иде. Ул сугыш авырлыклары турында сөйләде.
Балалар, тын да алмыйча, «Ленинград блокадасын өзү» исемле видеофильмнан хәрби хроника кадрларын карадылар. Бүген бөтен ил чолганыштагы фаҗигале символларны хәтерли: икмәк нормасы 125 граммлы норма, Ладога күле бозы буенча оештырылган тормыш юлы, Шостаковичның Җиденче симфониясе, Таня Савичева көндәлеге, Пискарев зиратындагы туганнар каберләре.
Залда җыелган балалар һәм өлкәннәр бер минут тынлык белән барысын да искә алдылар, артобстрелларда һәм бомбардировкаларда һәлак булган, ачлыктан һәм салкынлыктан үлгән Ленинград блокадасындагы өлкәннәр һәм балаларны.
Үткәрү урыны: Баулы интернат-йорты
2020 елның 27 гыйнварында Ленинградны дошман блокадасыннан азат итүнең 76 еллыгы билгеләп үтелә.
2020 елның 27 январендә “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә 5 енче үзәк библиотекасы белән берлектә “Ленинград блокадасына” багышланган кичә узды.
76 ел тулу уңаеннан Лесхоз картлар һәм инвалидлар интернат-йортында Ленинград блокадасы өзелү уңаеннан бәйрәм чаралары үткәрелде.
1943 елның 12-30 гыйнварында Ленинград һәм Волхово фронтлары көче белән Балтика флоты, Ладожск хәрби флотилиясе һәм ерак хәрәкәт авиациясе көчләренең бер өлеше ярдәмендә үткәрелгән «Искра» операциясе нәтиҗәсендә Ленинград азат ителә. 18 гыйнварда Ленинград блокадасы өзелә.
Шул куркыныч вакыт турында безгә Камалыштагы кешеләрнең хатирәләре истә тотарга ярдәм итә. Шуларның берсе Исхаков Ринат Садыйк улы – хәзерге вакытта Лесхоз картлар һәм инвалидлар интернат-йортында яши. 2020 елның 27 гыйнварында әлеге бәйрәм уңаеннан интернат-йортта район җитәкчелеге һәм киң җәмәгатьчелек тарафыннан Исхаковны тантаналы котлау чарасы оештырылды. Бүген Исхаков Р. С. бүләкләр һәм котлаулар алды.
ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итү чараларын тормышка ашыру кысаларында кышкы урманга гаилә чаңгысы йөрүне Бөгелмәнең «Радуга» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре Токмачева Марина һәм Кирдина Светлана оештырдылар.
Яр Чаллы шәһәренең “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә 1 нче китапханә-филиалы хезмәткәрләре, Россиянең хәрби дан көне һәм Җиңүнең 75 еллыгы кысаларында, «Һәрберебезнең исендә" дип исемләнгән патриотик чара үткәрделәр.