Экстремизмны һәм терроризмны профилактикалау эше кысаларында 19 нчы санлы социаль участогында Түбән Кама «Веста» Үзәгенең социаль эш буенча белгече Ләйсән Суниева «Безне шартлатырга тиеш булган кыз» технологиясе буенча 18 балигъ булмаган бала өчен толерантлыкны формалаштыру һәм милләтара ызгышларны, түземсезлек очракларын кисәтү максатыннан төркемле дәрес үткәрде.
Төркем дәресе «Экстремизм» һәм «Терроризм» төшенчәләре турында фикер алышудан башланды. Экстремизмның төп төрләре һәм терроризм күренешләренең формалары каралды. Соңыннан белгеч балаларга Андрей Петровичның “Безне шартлатырга тиешле кыз” дигән хикәясен тыңларга тәкъдим итте. Укылганнар турында фикер алышканнан соң, белгеч террористик янау очракларында үз-үзеңне тоту кагыйдәләренә җентекләбрәк тукталды. Балигъ булмаган балалар үз белемнәре белән уртаклаштылар, үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр, террорның корбаны булмаска, йорт шартлау куркынычы булса, ни эшләргә кирәклеге турында бергәләп фикер алыштылар.
Дәрестә катнашучылар үзләре өчен бик күп файдалы мәгълүмат алдылар, булган белемнәрен ныгыттылар, вакытны файдалы үткәрделәр.