Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат-йортында барлык календарь бәйрәмнәре һәм әһәмиятле даталар билгеләп үтелә. 27 гыйнвар көнне тернәкләндерү бүлмәсендә Ленинград блокадасының өзелү көненә һәм Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгына багышланган тематик әңгәмә узды.
28.01.2020 елда Яр Чаллы шәһәренең «ПЕРЕКРЕСТОК» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә «АРТ – терапия (рәсем ясау)» дигән төркемле психологик дәрес үткәрелде.
27 гыйнвар - изге дата - Ленинград блокдасын бетерү көне. Невадагы шәһәр халкының һәм сакчыларының нынклыгы бүген дә аларның рухының бөеклегенә сокланырга мәҗбүр итә.
Нурлат районы «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре бу датага багышланган берничә чара үткәрде.
«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә Яр Чаллы шәһәренең 90-еллыгына һәм ТАССР төзелүнең 100-еллыгына багышланган "Минем йортым - Татарстан! дигән бәйрәм концерты белән Алексей Краснов исемендәге «Энергетик» мәдәният йортының, Олеся Шимон җитәкчелегендәге халык хоры килде.
Без көнгә 10 000 адым узабыз! Ә сез?
Театр һәрвакыт бәйрәм. Аның белән шатлык, күңел ачу, якты тәэсирләр, яңа хисләр бәйләнгән. Тамашачы гына түгел, тамашада катнашучы да булу ничек кызык!
Яр Чаллы шәһәренең «Солнышко» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә 28нче гыйнварда Яңа «Liberta» драма театры «А һәм Б торбада утыралар» исемле театральләштерелгән тамаша белән булды, анда 36 бала һәм 10 ата-ана катнашты.
Балалар артистлар белән бергә хәрефләр иленә эләктеләр, анда балалар табышмакларга җавап бирделәр, уеннар уйнадылар, төрле биремнәрне, йөкләмәләрне бик теләп үтәделәр, аларга киңәшләр бирделәр. Тамашадан соң нәни тамашачыларда күпме уңай эмоцияләр барлыкка килде!
Тамаша бик матур булды һәм балаларга зур канәгатьлек һәм шатлык алып килде.
Бөгелмәнең «Радуга» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгендә «Демография» илкүләм проектын тормышка ашыру кысаларында психолог Ольга Колганова «Сәламәт гаилә-сәламәт балалар» дигән чара үткәрде.
Гыйнвар аенда Сарман районы «Шәфкатъ» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә, сәламәтлекләрен ныгытучы өлкәннәребез катнашында «Очрашулар көне» дип исемләнгән чара уздырылды. Хәзерге заман кешесенең тормышы вакыйгаларга бик бай булмаганга күрә, дуслары һәм танышлары белән очрашырга, ял итәргә буш вакыты да калмый. Аралашу җитмәүне куздә тотып, бу очрашу оештырылды да инде. Әлеге чарадан өлкәннәребез зур кәеф күтәренкелеге алдылар.
27 нче гыйнвар көнне Сарман районы «Шәфкатъ» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә, сәламәтлекләрен ныгытучы өлкәннәребез катнашында «күңелле стартлар» узды. Тамашачылар алар өчен актив рәвештә «җан аттылар», көчле алкышларга күмделәр. Ял да иттеләр, күңел дә ачтылар. Истәлеккә - фотога да төштеләр.
"Өлкән буын" Федераль проекты кысаларында "Демография" милли проекты кысаларында Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Озак вакытлы карау системасы» программасы буенча уку дәресе узды.