2020 елның 27 гыйнварында без Ленинградны фашист блокадасыннан тулысынча азат итү көнен билгеләп үтәбез. 1944 елның гыйнварында, нәкъ 76 ел элек, Ленинград үзенең җиңүен бәйрәм итә. Дошман белән көрәшкән, туган шәһәрен саклап калу өчен, каты блокаданың бөтен авырлыкларын кичергән, салкын һәм ач булуга, бомбага һәм артобстрелларга карамастан, яшәгән һәм көрәшкән кешеләрнең җиңүе.
2020 елның 27 гыйнварында Баулы муниципаль районында «Милосердие» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль педагогы Газыйева Гүзәл бэлигъ булмаган социаль хезмәт алучылар өчен әлеге датага багышланган чара үткәрде.
Әлеге чараның максаты-балаларда патриотлык, халкыбыз һәм илебез өчен горурлык хисе тәрбияләү.
Чара барышында балалар «Ленинград блокадасы»дип исемлэнгэн документаль фильм карадылар, тарих, шул исәптән 1941 елның сентябрендә Ленинград шәһәрендә булган фаҗига турында белделәр. Балалар илебез тарихындагы героик сәхифәләрнең берсе – блокадалы Ленинград вакыйгалары, блокададагы балалар һәм өлкәннәр тормышы белән таныштылар. Чара ахырында «Ленинград блокадасы турында нәрсә беләсең? " дигән викторина сорауларына җавап бирделәр.»