Ленинград шәһәренең чолганыштан чыгу көне

2020 елның 27 гыйнвары, дүшәмбе

1944 елның 27 гыйнварында совет гаскәрләре фашистлар блокадасын тулысынча бетерәләр.

Бөек Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү кысаларында, шулай ук ватанпәрвәрлек, гражданлык хисе тәрбияләү һәм илебезнең тарихи үткәне белән кызыксынуны үстерү максатыннан, Яр Чаллы шәһәренең «Солнышко» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү   үзәге тәрбияләнүчеләре өчен тәрбияче Степанова И.В. Ленинградның чолганыштан чыгу көненә багышланган патриотик чара уздырды, әлеге чарага тыл хезмәтчәне Дәүләтова Ульяна Емельян кызы чакырылган иде. Ул сугыш авырлыклары турында сөйләде.

Балалар, тын да алмыйча, «Ленинград блокадасын өзү» исемле видеофильмнан хәрби хроника кадрларын карадылар. Бүген бөтен ил чолганыштагы фаҗигале символларны хәтерли: икмәк нормасы 125 граммлы норма, Ладога күле бозы буенча оештырылган тормыш юлы, Шостаковичның Җиденче симфониясе, Таня Савичева көндәлеге, Пискарев зиратындагы туганнар каберләре.

 Залда җыелган балалар һәм өлкәннәр бер минут тынлык белән барысын да искә алдылар, артобстрелларда һәм бомбардировкаларда һәлак булган, ачлыктан һәм салкынлыктан үлгән Ленинград блокадасындагы өлкәннәр һәм балаларны.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International