Ленинградны саклап калдылар! Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат йортында театик әңгәмә.

2020 елның 28 гыйнвары, сишәмбе

Чараның максаты: өлкәннәрдә  Бөек Ватан сугышы турында күзаллауны киңәйтү, үз-үзеңне корбан итү, геройлык, патриотизм кебек әхлакый сыйфатларга уңай бәя бирү, актив тормыш позициясе формалаштыру.

Мөслим  картлар һәм инвалидлар  интернат-йортында барлык календарь бәйрәмнәре һәм әһәмиятле даталар билгеләп үтелә. 27 гыйнвар көнне тернәкләндерү бүлмәсендә Ленинград  блокадасының  өзелү  көненә һәм Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгына багышланган тематик әңгәмә узды. Чараны массакүләм чараларны оештыручы Заһидуллина А.З. һәм социаль эшләр  буенча белгеч Янгирова Г.Р. үткәрделәр. Заһидуллина А. З. Ленинградның  блокада вакытында  яшәүчеләр өлешенә төшкән авыр сынаулар: ачлык һәм суык, заводларда ир-атлар белән беррәттән эшләгән балалар һәм  хатын-кызлар, совет солдатлары белән Ленинградны саклау, "тормыш юлы"турында сөйләде. Бигрәк тә камалыш вакытында тугыз куркыныч юллы көндәлек алып барган нәни кыз Таня  Савичеваның язмышы  күңелләрне кузгатты:.Көндәлекнең 9 юлдан тора һәр юл якыннарының үлеменә багышлана.  Аның көндәлеге Бөек Ватан сугышы символларының берсе булып тора.

Чара ахырында блокада вакытында һәлак булган ленинградлыларны бер минут тынлык белән искә алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International