Яңа Чишмә интернат-йортында 50 кеше яши. Барысының да хроник авырулары бар. Аларның 78% ы инвалид булып тора һәм авырулары аркасында аз хәрәкәтле яшәү рәвеше алып бара. Интернат-йорт хезмәткәрләре үз карамагындагыларның тормыш сыйфатын яхшырту өчен кулдан килгәннең барын да эшли. 2014 елда «Алтын балык» проекты буенча ГРАНТ отылды, анда интернат-йорт ЛФК бүлмәсе өчен тренажерлар сатып алды.
Мәсәлән, «Алтын балык» тренажеры сәламәтлек белән бәйле берничә төрле проблемаларны хәл итәргә һәм интернатта тәрбияләнүчеләрнең, аеруча ятып торучы авыруларның тормыш сыйфатын шактый яхшыртырга ярдәм итә. Мускулларның тирбәлү хәрәкәтләре аркасында көч кулланмыйча эшли башлыйлар, тонуска киләләр, кан циркуляциясе яхшыра, шуның нәтиҗәсендә иммунитет арта. Барлыгы 15 минут дәрес 10000 адым узуга тиңләштерелә, мондый «йөзү» организмның барлык системалары эшен тамырдан яхшыртырга мөмкинлек бирә. Чөнки физик күнегүләр шатлык гормоннарын арттыра һәм кәефне яхшырта. Ә бу персонал өчен төп бүләк –үз карамагындагыларның елмаюлары!