Яр Чаллы шәһәренең 90-еллыгына һәм ТАССРның 100-еллыгына багышланган “Энергетик” мәдәният йорты халык хорының "Минем йортым-Татарстан! дигән бәйрәм концерты

2020 елның 28 гыйнвары, сишәмбе

«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү   үзәгендә  Яр Чаллы шәһәренең 90-еллыгына һәм ТАССР төзелүнең 100-еллыгына багышланган "Минем йортым - Татарстан! дигән бәйрәм концерты белән Алексей Краснов исемендәге «Энергетик» мәдәният йортының, Олеся Шимон җитәкчелегендәге халык хоры килде.

Чараның максаты: үзебезнең республикага, туган шәһәргә, туган якка карата патриотизм, мәхәббәт,  хөрмәт тәрбияләү һәм социаль хезмәт алучыларның ялын оештыру.

Хор ветераннары, "Балкыш" республика конкурсы лауреатлары, матур һәм күңелле концерт программасы әзерләп килгәннәр иде. Ветераннарның  рус һәм татар телләрендә тәкъдим ителгән, Чаллы композиторы Зөфәр Сәгыйтовның "Минем Татарстан" дигән җыры социаль хезмәт алучыларга бәйрәм атмосферасына кушылып китәргә булышты. «Камаз вальсы» җыры өлкән яшьтәге тамашачыларга үзләренең эшчән, дәртле яшь елларын искә төшерде. Татарстан Республикасы язучылар берлеге әгъзасы, шагыйрь Галиәхмәт Шаһиның табигать, туган як турындагы шигырьләре социаль хезмәт алучыларны аеруча дулкынландырды.

Алып баручы Венера Камалова чара барышында, тамашачыларны ТАССРның барлыкка килү тарихы белән таныштырды. Ул тамашачылар белән бергә, безнең шәһәр һәм республика үсешенә зур өлеш керткән күренекле шәхесләрне искә төшерде, ә интеллектуаль викторина әлеге чор тарихындагы мөһим вакыйгаларны искә алырга ярдәм итте.

Артистлар ватанга мәхәббәт һәм патриотизм турындагы рус халык һәм татар җырлары белән тамашачыларны сөендерделәр. Тамашачыларның көчле алкышлары һәм истәлеккә фотолары ветераннарга рәхмәт сүзләре булды.

Чарада 42 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International